ИШӘК и. 1) Атлар ыругыннан булган, 1–1,2 метр биеклектәге, гадәттә соргылт төстәге, зур авызлы, озын колаклы, кечерәк гәүдәле, аркасына йөк салып ташу өчен асрала торган хайван; русчасы: осёл. Мужикның юаш кына бер ишәге бар иде. Г.Тукай. Төрле-төрле телләрдә, шивәләрдә сөйләшүче базаркәннәрнең шау-шуын күмеп, дөяләр кычкыра. Сыерлар мөгри, ишәкләр акыра, атлар кешни... Ф.Латыйфи. Урамга чыккач, ишан хәзрәтләрен көмеш иярле, көмеш йөгәнле, --- кечкенә ишәк өстенә күтәреп атландырдылар. Ә.Еники 2) күч. гади с. Аңгыра, ахмак, булдыксыз, кулыннан эш килми торган кеше турында. «Ишан» исемле ишәкләр күп бит. Г.Тукай. Без – Шамраевка ияргән ахмак ишәкләр – кыланып, телләребезне чыгарып, түшәмгә карап акаеп калдык. В.Нуруллин. Ә ул, ишәк, кирәкле кешенең акчасын отып, үзенең академиягә эләгү, күтәрелү мөмкинлеген оттырып утыра. Менә бит ул тәрбиясез үскән сала йолкышы! М.Юныс 3) күч. гади с. Кире, үзсүзле, үҗәт, авыр холыклы кеше турында. --- теге шофёр да ишәк төсле кире адәм булып чыкты. М.Маликова ◊ Ишәк сугару (сугарып йөрү) Вакытны заяга, бушка уздыру, кирәк эш артыннан йөрисе урынга, бер файдасызга, юк-бар белән йөрү. Бозау! Ачуым да килмәгәе, Лаля белән йөридер, дип, юанып торсам, ул анда ишәк сугарып йөри. М.Фәйзи. Ишәк төчкергәндә туу Хәерле сәгатьтә туу, бәхетле булып туу турында. Безгә Алла дәүләтен яудырып кына тора шул. Без, карчык, ишәк төчкергәндә туганбыздыр. Д.Аппакова |