ИШАРӘТ и. гар. 1) Кул, баш, күз хәрәкәтләре белән аңлатылган ым, мимика. Аңлаганга – ишарәт, аңламаганга бишәр әйт. Мәкаль. Мулла аңа кулы белән ишарәт итеп, күзләрен йомып торырга куша. Ш.Камал. Ул тантаналы рәвештә сәхнәгә чыгып, халыкка тавыш-тын чыгармаска ишарә итеп, уң кулын югары күтәрде ---. Ш.Камал

2) Берәр нәрсә эшләнәчәге, эшләнергә тиешлеге турында сигнал, билге. Бары да – хәерсезлеккә ишарәт. Г.Тукай. Кәккүк тавышы, ---, бу – безгә ишарәт. Таралыштык. Н.Исәнбәт

3) Тамга, билге. Менә козгын да кычкырды. Боларны аеру өчен, бу бүлекләрдә миңа озын сызык, кыска сызык, бер нокта кебек ишарәтләр кулланырга туры килде. М.Фәйзи

4) күч. Нинди дә булса эш-хәрәкәтнең, вакыйганың эзе, галәмәте, әсәре. Кырлыганның көзгедәй якты кыйпылчыклары ай яктысында күзгә күренеп ишәя. Бу – инешнең, авылга таба саегая барып, сазлану һәм сызлану ишарәте. А.Хәлим

5) күч. Үзеннән соң аңа бәйләнеп килгән сүзнең билгесе, галәмәте булырлык, аңа охшаган әйбер, нәрсә

6) күч. Нәрсәгә дә булса аз гына охшаган, шуны хәтерләткән әйбер. Көннәрдән бер көнне инәләре лар төбен себергәләштереп, балтырган шулпасына бер-ике уч он әсәрәсе сибеп, аш ишарәте пешерде. А.Хәлим

Ишарәтен китерү Бөтен таләпләрен төгәл үтәү; җиренә җиткерү, шартын китерү. Үсентеләрне шул әйткән чүлмәкләргә утырткан идем... Күрәсең, ишарәтен китереп җиткерә алмаганмын, [үлделәр]. Г.Насрый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә