ИШАРӘЛЕ с. 1. Нәрсәгә дә булса ишарә ясаган, кинаяле итеп, читләтеп сиздерелгән, әйтелгән. – Артта батырланып, «дөреслек» дип тукынасыз, ә дөреслек алга килгәч, шуны якларга куркасыз... – Надир тавышын күтәрде, юка иреннәре ишарәле елмаю белән җәелде. Х.Камалов. Нина инде җыен мокытның --- әллә нинди ямьсез ишарәле, мәгънәсез комплимент әйтүләреннән бик туйган иде. Ә.Еники. --- кыз кыланчыкланып --- тел очын ирен читеннән чыгарып ала, аның керфек арасыннан ниндидер ишарәле ымсындыргыч чаткылар сибелә. Р.Зәйдулла

2. рәв. мәгъ. Нәрсәгә дә булса ишарә ясаган кебек, кинаяләп, читләтеп. – Сорап торасың тагы, кем шулай түгел соң? Тартакиевнең --- зәңгәр күзләре кысылыбрак ишарәле карады. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә