ИШАРӘЛӘ’Ү ф. 1) Кулны, башны хәрәкәтләндереп, нәрсәгә дә булса күрсәтү, ишарә ясау. – Ә син, Габделхак, бар әле, – диде һәм башы белән ишеккә таба ишарәләде дә кайракны, малайдан алып, үзе әйләндерә башлады. Г.Гобәй. [Гарифулла] Аннан куллары белән ишарәләде: – Монда – Уфа, монда – Кинәле!.. А.Хәлим. Рәмилә тагы Гөлкәйгә төртеп алды, күзләрен уйнатып, ишеккә ишарәләде. Х.Ширмәт 2) Ым белән нәрсә дә булса эшләргә кушу яки ризалык белдерү; әйтергә теләгәнне ым белән аңлату, ымлау. Синең белән тәрәзә аркылы аңлашып булмас, дигән сыман, ул кызыйга узарга ишарәләде. Г.Ибраһимов. Ишарәләп тоз сорады ул. Тегеләр бик тиз аңладылар. И.Гази. Әмир азатларга халыкны тыярга ишарәләде. М.Хәбибуллин 3) күч. Турыдан-туры әйтмичә, читләтеп аңлату; кинаяләп әйтү, нәрсәгәдер фикерне юнәлтү. – Сезнең эш түгел бу, Аллаяр, тимә минем икмәккә. Морг докторы операциянең файдасыз икәнлегенә ишарәли. С.Сөләйманова. – Язмышыгыз авырлыгына ишарәлисез кебек, – дип, Фидаянең дәвам итүен теләдем мин ---. М.Хуҗин. [Минем шефлар] Җиңүчеләр озакламый гаугалашып бетәчәк, алман халкы шулчак хәрабә астыннан шытып чыккан гөлдәй тагын аякка басачак, дип ишарәлиләр. Т.Әйди Ишарәләп кую Бер тапкыр ишарәләү Ишарәләп тору 1) Әле, хәзер нәрсәгәдер ишарәләү 2) Һаман, гел ишарәләү |