ИШАРӘ’ КЫЛУ ф. к. ишарә итү. Гали хәлфә кайтып, хәзрәтнең килеп җитүен белдерер өчен, безгә ишарә кылу белән, без һәммәбез дә утырып тып-тын калдык. М.Гафури. Бәдигылҗамал аңа төрле ишарәләр кыла, ләкин аны Гөлҗамал күрми. Г.Камал. Рәшит бәй әфәнде минем белән французча сөйләште. Сүз арасында минем, әлбәттә, җиңеп чыгачагыма ишарә кылды. Р.-Н.Гүнтәкин |