ИШАРӘ’ ИТҮ ф. 1) Баш, йөз, күз, кул хәрәкәте белән нәрсә дә булса эшләргә кушу. Гатау Гәрәйгә калырга ишарә итә. М.Фәйзи

2) Ымлау, күрсәтү. Хәят чәчәкләрне йөзенә якынрак китерде дә күзләре белән Михаилга ишарә итте. Ф.Әмирхан. Ул бераз үзенең дә гаебен таныган сыман, чак кына көлемсерәп, башы белән өстәлдәге рәсемгә ишарә итте. Г.Бәширов

3) күч. Ачыктан-ачык, турыдан-туры әйтмичә, читләтеп кенә сиздерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә