ИШАРӘ и. гар. 1) Нәрсәнедер сүзсез аңлату өчен, кул, баш, күз ярдәмендә ясалган төрле хәрәкәт, ым. Актык мәртәбә кергәнемдә, ул мине бармак ишарәсе белән генә чакырып алды ---. Г.Ибраһимов. Газизә баш ишарәсе белән генә риза булганлыгын аңлатты. Ш.Камал. Чжу карт аның үз авыллары икәнен кул ишарәсе белән аңлатты. А.Шамов

2) күч. Ачыктан-ачык, турыдан-туры әйтмичә, читләтеп кенә сиздерү; киная. Келәттән чыккач, егетләрнең берсе, үз иткәндәй, минем җилкәмә кулын салды. Бу дуслык ишарәсе миңа бик ошады. Ә.Еники. Хәл белешергә кергәләп йөргән күрше-күләннән Кәшифә авыл хәлләрен, һичшиксез, белеп торгандыр. «Теләгән кешеңне сайла» дигән сүз шуңа ишарә иде. М.Галиев. Хуҗа хатынның яшерен ишарәсе буенча, кунаклар акрынлап юкка чыктылар. Р.-Н.Гүнтәкин

3) күч. к. ишарәт (4 мәгъ.). Егерме чакрымнан артык араны җәяүләп атладылар. Кешеләр дә, кош-корт та, тереклек ишарәсе дә сизелми. Г.Ахунов

4) иск. Билге, тамга. Нечкәлек ишарәсе

5) Суфичылыкта: теге яки бу гамәлне кылуга илаһи күрсәтмә, галәмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә