ИШАН и. фар. дини 1) Идел буе мөселман халыкларында суфилар остазы; дини яктан абруйлы, дин гыйлемен яхшы белүче мөгаллим. Ишан – Алла илә бәндә арасында васыйта булып, алдан хәбәр бирүче бер кеше. Г.Тукай. Ишан хәзрәтнең мөритләрен һәм башка байларны – барын хисапласаң, дүрт йөзләп кеше булгандыр. Ш.Мөхәммәдев. Шулай, көннәрнең берендә бер мөрит, ишан хәзрәтнең кулын үбеп кайтканда, безгә кунарга туктады. Т.Гыйззәт 2) Урта Азия мөселман халыкларында чыгышы белән Мөхәммәд пәйгамбәр нәселенә тоташкан кеше 3) күч. Дөнья эше белән кызыксынмаучы, бик тәкъва, динле кеше. Алар башта мине, эчмәгән, тартмаган, карта уйнамаган өчен, бигрәк тә хатын-кызга карамаган өчен, «ишан» дип мыскыл итәләр иде. Г.Ибраһимов ◊ Ишанга кул бирү Ишанның мөрите булу, аңа рухи яктан иярү. Гайнулла хаҗи Казанда тәкъвалык, суфилык илә атаклы булып, Казан тирәсендәге бер зур ишанга кул да биргән иде. Ш.Мөхәммәдев. Мондагы халыкларның күбесе – ишанга кул биргән мөритләр. Ә.Камал. Ишан хилкасы Мөритләрнең түгәрәкләнеп, ишанны уртага алып үткәрә торган дини мәҗлесе. «Мәдрәсә» дип, нәрсәдер асрый агайлар җилкәсе, Нәкъ эче азган мөрит, [акылдан язган] ишаннар хилкасы. Г.Тукай |