ИШ и. 1. 1) Матди, рухи яки башка яктан тиң, пар булырлык кеше, үзе кебек кеше; тиңдәш. --- кешеләр, туган чакта ук, үзләренә билгеләнгән ишләре белән туалар ---. Ә.Еники. – Зөмәрә, син үзеңә тиң иш тап, – диде Фаяз, көлә-көлә. Х.Камалов. Нәркиснең яшьтәшләре фронтта кырылып беттеләр. Нәркис үзенә иш тапмады ---. М.Мәһдиев // Теге яки бу яклары белән бер-берсенә охшаган, бер үк төрле характердагы кеше. Ә ир-ат халкының барысы да бер иш, дигән сүз хак икән ---. Р.Мөхәммәдиев

2) Кайберәүләр; аерым кешеләр. Ни өчен --- бер ишләр бай булган да күпчелек ярлылыкта интеккән? М.Хуҗин. Туйкә белән килгән егетләрнең бер ише, атларны җыйнап, Бәрсуан буендагы әрәмәлек арасына алып китте. В.Имамов

3) Бер үк материалдан эшләнгән, бер үк сыйфаттагы, бер үк төрдәге әйбер; нәрсәнең дә булса кайсыдыр ягы (төсе, сыйфаты) белән охшаган тиңе. Аклы ситсы күлмәгемнең Таба алмадым ишләрен. Җыр. [Динә] Күз нурыңны алырлык итеп зәңгәрдән киенгән (күзләре төсенә иш итеп тектергән җиңел затлы күлмәк!), аш-су тирәсендә әвәрәләнгәч, ак алъяпкыч бәйләп җибәргән. Б.Камалов

4) Дус, иптәш, әшнә. Ишләре арасында ул, гомумән, замана музыкасын иң әйбәт белүчеләрдән санала... А.Сафин. Биккол сәүдәгәр үз күзләренә үзе ышанмый, артында басып торган ишләренә борылып карады ---. М.Хәбибуллин. Ни дип, күрәсен күргән, яшисен яшәгән Чалабайга ияреп, шуңа иш булуына юанып, егет башы белән мәхлук сарыклар артыннан теркелди? Т.Әйди

5) Нинди дә булса билгеләре белән бердәй булган, бер төр. Яшь агачлар шаулый кырда Иш булып каеннарга. Җыр

6) Пар. Наҗия – ялгыз яши алмый торган аккош шикелле ул, аның янында, бер адым читкә китмичә, карап, сагалап торучы ата ише булырга тиеш. Ә.Еники

7) Өлеш, кисәк. Ул бодайның бер ишен триер аркылы уздырырга, бер ишесен кояшта җылытырга кушты. Г.Бәширов

2. с. мәгъ. 1) Парлы, бер-берсеннән башка яши алмый торган. Иш күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер иткән идек тә бит... М.Хәбибуллин

2) Бер үк материалдан эшләнгән, бер үк сыйфатлы, бер үк төрдәге. Куе шәмәхә төстәге костюм, ак күлмәк, костюмына иш галстук аңа гаҗәеп килешеп тора. Б.Камалов. --- колхоз канцеляриясе --- гел бер иш нарат бүрәнәләрдән салынган, --- урам башы өенә урнашты. М.Хуҗин

3. ише бәйл. функ. тарт. форм. 1) Сорты, төре белән икенчесенә якын әйбергә карата әйтелә. Буш күлгә кәрәкә, чабак, алабуга, чуртан ише әрсез балыклар җибәреп карыйлар, берсе дә үрчеп китми. А.Муранов. – Ташладыгыз, димәк? – дидем, бу юлы инде ышанмыйча, чөнки беләм: хатын-кыз алкоголизмы ул ирләрнеке ише генә түгел. Сөембикә

2) Кебек, шикелле, төсле, сыман. Аңла, Әскәр, моның серен бары тик минем ише яңа тормыш башлап җибәргән сабырсыз җилкенчәкләр генә аңлый ала. З.Вәли. Безнең Закирә, бер түгел, биш баласы булса да, синең ишеләргә алыштыргысыз. С.Зыялы. Алтынчәчнең кәефе начар түгел, бер җире дә сызламый. Ә йөрәк кагу, тын бетү ишесе мондый чакта һәркемдә була. М.Маликова

Ишәй белән Кушай Гел бер-беренә тагылып, бер-береннән аерылмый йөрүче кешеләр. – Мактарлык булмагач, килеп тә йөрмиләр, – дип, алып килгән шешәләрен өстәлгә тукылдатып утыртты ирләрнең өлкәнрәге. – Ишәй белән Кушай кебек парлашып торсыннар. З.Фәйзи. Тотындылар болар [Силушкин белән Рудаков], нәкъ Ишәй белән Кушай. Гәүдәгә дә, төскә дә бер чамадарак үзләре. С.Шәрипов. Иш белән куш к. Ишәй белән Кушай. Иш ише белән Сәяси, икътисади, социаль яки рухи яктан бер-беренә охшаган кешеләрнең бердәм булулары, бер-берсен якын күрүләре турында әйтелә. «Иш ише белән» дигән шикелле, байлар бай белән аралашадыр, абыстай һәм башка бай хатыннары белән танышадыр. Ш.Мөхәммәдев. Ишкә куймау Санламау, санга сукмау, ихтирам итмәү. Син, Чемберлен агай, карап торам, Безнең ишне ишкә куймыйсың. Һ.Такташ. Иш янына куш Нәрсәгәдер өстәмә кушымта булу, берсе өстенә икенчесе өстәлү. Шамил кулына кергән биш сумны җиргә ташламады. Чеметеп җыйсаң, учлап ашарсың, ди, аннан – ун тиен, моннан – ун, иш янына куш, дигән сүз. З.Вәли. Cалкын тию дә шуннан башланды бугай. Апрель җитү белән тәрәзәләрнең эчен-тышын юу иш янына куш булды. С.Сөләйманова. Мин алып кайткан салам әллә ни күп булмаса да, барыбер иш янына куш булып тора әле ул. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә