И’ЧМАСА И’ЧМАСАМ кер. сүз 1. 1) («Һич булмаса» тезмәсеннән кыскарган). Ахыр чиктә, бер дә булмаса, һич булмаса, шунысы гына булса да. Кычкырмадың да бит, ичмасам, узып киткән кыр казы сыман. Г.Рәхим. Шунда, минем арттан чапканда, трамвай да басмый, ичмаса, үзеңне! М.Маликова. Бәгырьләре каткан салкын күзле балаларга ни дә булса төшендерсәм, тормышның ямьле икәнлеген, ичмасам, энә очы хәтле генә күрсәтә алсам да, сабый бала кебек сөенә торган идем. Р.-Н.Гүнтәкин 2) Һич югында. «Ичмасам, күңел өчен генә дә «барып чыгыгыз» дип әйтми бит, мәлгунь!» дип уйлап куйды ул. Ш.Камал. Ичмасам, адәм рәтле кешегә дә чыкмаган... Ф.Бурнаш. Шушы кар диңгезе уртасында айга карап, Есенин әйткәнчә, көчек булып бер улыйсы килә икән! Ичмасам, бер күңел басылыр иде... М.Мәһдиев 3) Җитмәсә, җитмәсә тагы; өстәвенә, шуңа өстәп. Баласы гына да, ичмасам, адәм рәтле булмады! Ш.Камал. Якында гына кешесе дә юк, ичмасам. Р.Ишморат. – Ичмасам, улларым да кайтып җитмәде ---, – диде карчык ---. А.Шамов 2. кис. мәгъ. 1) Күбесенчә менә алмашлыгы белән килеп, мактауны, хуплауны, соклануны белдерә. Менә Гыйлаҗи егет, ичмасам!.. Г.Ибраһимов. Менә шигырь бу, ичмасам! М.Җәлил. Фәтхи моны укыгач: «Менә ичмасам хәбәр!» – дип, шатлыгыннан киң итеп елмаеп куйды. Ш.Камал 2) Хәтта. Мәүлиха түтине җибәрмим! Ичмасам, тешеңне дә агартма! Г.Бәширов |