ИЧ кис. 1) Сөйләмнең төп эчтәлегенә раслау төсмере өстәү, хәбәрнең тыңлаучыга мәгълүм булганлыгын яисә мәгълүм булырга тиешлеген аңлату, фикерне көчәйтү яки куәтләү өчен кулланыла. Андый хәлнең булганы да юк ич. Ш.Камал 2) Җөмләдә белдерелгән фикергә аеруча басым ясап, ышандырып әйткәндә кулланыла; бит. Мохтар тагын: «Тукта, дим, батасың ич!» – дип кычкыра. Ш.Камал. Гали абый кебек кешеләр монда да бардыр ич! Г.Әпсәләмов. Югыйсә, тимерче Әхмәт углы Бәкер – хан кызына өйләнердәй хөрмәткә ия кеше ич. М.Хәбибуллин |