ИҺИ ы. Шаккату, гаҗәпләнү кебек хисләрне белдерә. «Москвич» машинасы --- чокырга төшкән иде. – Иһи, матурым, мондый ермактан синең белән мин генә сөйрәп чыгара алмабыз моны, – диде Харис. З.Вәли. Иһи, безнең якта инде ул шәфталу – телеңне йотарлык. Р.Вәлиев. «Иһи! – дип куйдым мин. – Бөтенләй бүтән якка килеп чыкканмын ич: уңгарак алдырганмын, күрәсең», – дип, ялгышуыма гаҗәпләнә-гаҗәпләнә, --- таудан төштем. И.Тургенев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә