ИХТЫЯРСЫЗЛЫК и. Ихтыярсыз булу. Бөтен дөньяның асты өскә әйләнеп, үземне --- ихтыярсызлыкка аткан табигый куәт тәэсирендә чагымда, аның --- тавышы [ишетелде]. Г.Ибраһимов. Кылган хәлдә дә, чарасыз вә ихтыярсызлыктан кылсам кылырмын бу адымым. М.Хәбибуллин. Ул [Шәмсир] инде әсирләр лагерена килеп эләккәч үк, адәм баласының бөҗәктән аерылмавын, ихтыярсызлыгын һәм зәгыйфьлеген яхшы төшенде ---. Т.Әйди |