ИХТЫЯРСЫ’З ИТҮ ф. Буйсындыру, ирексезләү, мәҗбүр итү. Илсөяр --- чыгып китә алмады: борынга бәреп кергән кайнар кабартма исе, табынга куелган юкә балы аны ихтыярсыз итте. Ф.Яруллин. Әмма бервакыт элек бөтенләй таныш булмаган, ә сугышта беренче көннән үк бергә сугышкан сержант Хәкимовка строй алдында беренче сугышчан бүләк тапшырганда, Шатохинның күкрәгендә тагын нәрсәдер көйри башлый, ихтыярсыз итә. Ф.Галиев |