ИХТЫЯРСЫЗДАН рәв.1) Ихтыярдан тыш, теләмәсә дә, ирексездән (күбесенчә кешенең үз ихтыярына буйсынмаган хис-тойгылар турында әйтелә). Борынгы моңлы җыр-көйләрне тыңлаганда, безнең җаннарыбыз ихтыярсыздан тетрәнеп куя ---. И.Надиров 2) Үзе дә теләмичә, нәрсә эшләвен үзе дә сизмичә. Мин --- еш кына «Нигә бу абзый табигый курайда уйнамый икән?» дип, ихтыярсыздан уйлана да идем. Ә.Еники. [Картның] Җыерчыклар яргалаган коңгырт көрән йөзе һәм куе ак сакалы, ихтыярсыздан, игътибарны җәлеп итә. М.Вәлиева. – Кагылма! Берәрсе алып китсә... базарда балның килосы йөз тәңкә тора, – дип, ихтыярсыздан, кайнарлык белән ычкындырып ташлады амбарчы хатын. Г.Ахунов |