ИХТЫЯРСЫЗ с. 1. 1) Ихтыяр көче булмаган; йомшак характерлы. Болай нинди бала тәрбияләнә соң? Үз сүзе, --- үз гамәле булмаган, ә читтән боеруны гына көтеп торган ихтыярсыз зат. А.Вергазов. Көчсез, ихтыярсыз кешене генә үткәне җиңә. М.Хәсәнов 2) Теләгән нәрсәне яки теләгән эшне эшләргә ирексез, хокуксыз. Ибәт абызагайның [ышануында], хатыннар – кәнизәк кеби ихтыярсыз (ирексез) затлар. 3.Һади 3) Нәрсә булса да эшләргә мәҗбүр. Сез үзенең эшли торган көчен сатарга ихтыярсыз булган эшчегә карагыз. РСДРП прокламациясе 2. рәв. мәгъ. к. ихтыярсыздан. Чит хатын-кызга әйтергә килешмәгәнен белә торып, «җаным»ны Газизәгә беренче тапкыр ихтыярсыз ычкындырды. Ш.Камал. Наҗиянең эчкерсез көлүе Әнвәргә дә тәэсир итте. Ул ихтыярсыз елмайды. Р.Хафизова. Бу сүзләр шулкадәр көчле тәэсир итте: ихтыярсыз күзем яшьләнде. Җ.Фәйзи |