ИХТЫЯРЛЫ с. 1. 1) Ихтыяр көче булган. Ана түзә... Әмма тормышта зур ихтыярлы, олы йөрәкле аналарны да аяктан егарлык бәхетсезлекләр була, күрәсең. З.Вәли. --- нечкә сынына корыч үзәк яшеренгәндәй нык ихтыярлы Луциус гадәти кыз түгел иде, билгеле. М.Маликова. Минем дә тимер кебек нык ихтыярлы буласым килә. А.Шамов 2) Теләгән нәрсәне яки теләгән эшне эшләргә ирекле; тулы хокуклы. Бу Думада --- җир хуҗаларының вәкилләре бик кирәк булган күп мәсьәләләрне уздырмаска ихтыярлы вә кодрәтле ---. Ф.Әмирхан 2. рәв. мәгъ. Үз теләгендә, мәҗбүри түгел. Безнең спектакльгә килү һәркем өчен ихтыярлы. М.Әмир 3. и. мәгъ. Ихтыяр көченә ия зат. Билгеле, нык ихтыярлылар сугышчан иптәшләре белән дәшми-тынмый гына саубулашып, башларын аска иеп узалар. Ш.Рәкыйпов |