ИХТЫЯРИ-МӘҖБҮРИ рәв. гар. Нигездә, мәҗбүри булып, үтәлеше аңлы рәвештә кешенең үз ихтыярына куелган эш турында әйтелә. Ирекле көннән бу нужа арбасына җигелергә теләүчеләр булмаганлыктан, мондый эшкә ихтыяри-мәҗбүри кушалар. Р.Кәрами. – Күпме алдыйлар, һаман ышанасың. – Ышанмыйча да булмый бит, Рәмисә. Ихтыяри-мәҗбүри, дигәндәй... Х.Камалов. Урыс мәдәни мохитендә яшәүче халыклар өчен алар юлы икесе дә яраксыз: беренчесе – ихтыяри-мәҗбүри, икенчесе, мәҗбүри рәвештә, урыс булмаганнарның ассимиляцияләнүенә китерәчәк. Р.Сафин |