ИХТЫЯРИ с. гар. 1. 1) Ирекле, мәҗбүри түгел. – Сез улыгызны алып китмәкчеме әллә? – диде табибә. – Ник алып китмәскә? Монда аны мәҗбүрләп тота алмыйлардыр ич? Минем белүемчә, бездә дәвалану ихтыяри ---. М.Маликова

2) Ихтыярга (1 мәгъ.) нигезләнгән. Министр практик сүзенә ихтыяри кул изәве белән чик куйды. Ә.Баянов

2. рәв. мәгъ. Ирекле рәвештә, үзе теләп, үз ихтыяры белән

3. и. мәгъ. Сугыш вакытында гаскәрләргә үз теләге белән язылган кеше. Ихтыярилар батальоны шуннан ук вокзалга төшеп, туп-туры фронтка киткән. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә