ИХТЫЯР и. гар. 1) Кеше психикасының алга куелган максатны, теләкне тормышка ашыруда чагылган сәләте, аңлы омтылышы; рухи көч. Йөрәкләрне сыкратып, булган ихтыярын да богаулап, [Хәйрүштә] үз-үзен кызгану хисе туды. М.Хәсәнов. --- күзләрдән ниндидер көч аңкый. Ул синең ихтыярыңны сындыра, чарасыз итә. А.Вергазов. Бер җанына кереп тулган үч катыш гарьлек, ачу катыш кимсенүләр аңар ихтыяр көче өстәде. Р.Мөхәммәдиев

2) Теләк, ирек. [Вәли:] Ихтыярың, теләсәң ни эшлә, барасың килмәсә, көчләмим, үзем генә барам. Г.Камал. Ирекле көннән үз ихтыяры белән үз башына авыру алган: ниндидер бер сумашедший кеше, барып, безнең идән астына төшкән дә чыкмый тора икән. Ш.Камал. [Рәхим:] Качса да, зарар юк, бүген иң якын дустым миндә кунак икән, мин аның ихтыярында. Р.Ишморат

3) Хакимлек, ирек. Әнине кызганмаска, аны язмыш ихтыярына ташларга көчем җитмәячәк. Г.Ибраһимов. Бу минутта без икебез дә узган көннәр ихтыярында, аның безнең яшь йөрәкләребездә калдырган әрнүле көчләре тәэсирендә идек. А.Шамов // ихтыярыгыз, ихтыярың тарт. форм. «Ничек телисез, шулай эшли аласыз, сезнең иркегездә» мәгънәсендә. [Даниял] Танышуның әүвәлге көннәрендә кызлар янына Җәмилне дә кысташтырып караган иде, тора-бара: – Ярар, нәчәлник, теләмисең икән, ихтыярың, – дип кул селтәде. Н.Әхмәдиев. – Әгәр рөхсәт итсәгез, мин юлымны гадәттәгечә башлар идем. – Ихтыярыгыз. М.Маликова. – Әллә сиңа ияреп үзем кайтыйм микән? – диде әнисе. Рөстәм, «ихтыярың» дигәндәй, җилкә сикертеп куйды. Ф.Яруллин

4) Берәр нәрсә эшләргә шарт, җай, мөмкинлек; мөстәкыйльлек. Юк өчен тавыш чыгармагыз, бераз сабыр итегез, һәркем үзенең теле илә сөйләшергә ихтыяр икәнен башта ук әйттем бит, бу сөйләүче бүдәнә әфәнде, ят мәмләкәттән килгән сәбәпле, безнең бу җирнең телен белмидер һәм үзенең белгән фарсы теле берлән сөйлидер. Ш.Мөхәммәдев

5) иск. Азатлыкка, бәйсезлеккә омтылыш. М.Гафури халыкның иреген, ихтыярын басып торучы --- дин-шәригать законнарын фаш итә. М.Җәлил

6) Көч; түземлек, сабырлык. Кәримә тешләрен кысты, елап җибәрмәс өчен, бөтен ихтыярын җыйды. Р.Хафизова. --- Бикташ белән Сәетҗан абый кайтып кергәндә, Салиха апаның ихтыяры тәмам сынган иде инде. Ул баласын күрүдән дә өмет өзеп өлгергән иде. М.Маликова

Ихтыяр бирү Ирек бирү. Ура башлаган җирләрне бетерергә түгел, яртылай куелган чүмәләңне очларга да ихтыяр бирмәделәр. Г.Ибраһимов. – Куй инде... аны елатма, – дип, Сәлимгә ихтыяр бирмәде. Д.Юлтый. Ихтыярга кую Үз дигәнчә эшләргә мөмкинлек бирү, ирексезләмәү. Менә Шамил мине, ихтыярыма куймый, монда алып килде. Н.Исәнбәт. Ихтыярга салу к. ихтыярга кую. Яшьлегебез сәбәпле, зөфафыбызны үз ихтыярыбызга салдылар. З.Һади. Ихтыярың – кыярың, чөгендерең, кишерең Кайсын сайласаң да, үз иркең. Ихтыярың – үз кыярың Ничек теләсәң, шулай эшли аласың. Вәли, торып, тагын су эчкәннән соң: – Кодалар --- бер-ике шешәне юлга да тыктылар. Әгәр теләсәң, берсен алып киләм, ә? – Юк, кирәкми, – диде Хәкимҗан. – Ихтыярың – үз кыярың. Н.Хәсәнов. Кәмран шаркылдап көлеп җибәрде: – Ихтыярың – үз кыярың, дигәндәй, монысына инде катыша алмыйм, – диде. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә