ИХТЫЯҖ и. гар. 1) Тормыш-көнкүреш өчен бик кирәкле, мөһим, әһәмиятле, зарур нәрсәләр. Дисәгә дә Гази белән очрашу, аның янында булу ихтыяҗга, хаҗәткә әверелде. М.Хәсәнов. Әтинең укытучылар төсле итеп азрак матур киенәсе, хезмәтенә күрә ашыйсы, рәхәт күрәсе дә килгәндер. Алар бит – адәм баласының иң гади, табигый, бик тыйнак кына ихтыяҗлары ---. Р.Фәизов. Балаларга гамәли белем бирү ихтыяҗыннан чыгып, галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, --- мәсьәләсен күтәреп чыга. Ә.Хуҗиәхмәтов 2) Ялыныч; үтенеч. Ихтыҗын гарыз итеп килсә теләнче капкаңа, Каты сүзләр белән инсаниятен син таптама. Г.Тукай 3) Мохтаҗлык; мохтаҗ булу; кирәклек, кирәк булу. Иске татарларыбыз аяклары белән уйларга өйрәнеп, башларына бөтенләй ихтыяҗлары беткән. Ф.Әмирхан. Кешедә акча да җитәрлек. Ихтыяҗ һәм талым да бар. Р.Мөхәммәдиев. Иргали Бәһрам җизнәсенең сүзен урта бер җирендә диярлек бүлеп: «Кайтуын кайттым да хәзер нишләрмен икән соң мин?» – дип, үз ихтыяҗын кыстырып куйды. М.Хәсәнов 4) Теләк 5) Сорау, таләп. Һәрьяклап халык ихтыяҗын канәгатьләндерү – бүген дәүләтнең иң мөһим бурычы. Татар иле |