ИХТИРАМСЫЗЛЫК и. Ихтирам күрсәтмәү, хөрмәт итмәү. Шул минутта ук бу ихтилафлар, бу ихтирамсызлыклар һәммәсе юк булалар. Ф.Әмирхан. Һәр вак-төяктән үземә игътибарсызлык, ихтирамсызлык эзли идем, үземне дә, аны да борчый идем. М.Маликова. Председательнең утырган җиреннән кәгазьләрен актарган, телефоннан әллә кемнәр белән сөйләшкән булуыннан егетнең ихтирамсызлыгына хәтере калган сыман бер нәрсә сизелеп тора иде. Ә.Баян |