ИХТИРАМЛЫ с. 1) Хөрмәткә, ихтирамга лаек булган, ихтирам ителә торган. Югары очтан авылның ихтирамлы карчыгы Камилә әби кайтып килә. Р.Фәизов. Бәлки әле, яраланып кайтып, «Ватан сугышы инвалиды» дигән ихтирамлы исем белән яшәр идем. М.Мәһдиев. --- бу повестьта исә милиционер булып хезмәт иткән Шәүкәт нечкә күңелле, итагатьле, кеше шәхесенә игътибарлы, ихтирамлы, намуслы егет буларак күз алдына килеп баса. Мәйдан

2) Хөрмәт итүчән, ихтирам күрсәтүчән. Әмма сөйләшүнең барышы эшлекле, бер-береңә ихтирамлы иде. З.Фәтхетдинов. --- Хәтирә апа --- тезде дә тезде: – Балаларыгыз, кайгы-хәсрәтнең нәрсә икәнен белмичә, намуслы, белемле, тәрбияле, кешеләргә ихтирамлы, тимердәй нык ихтыярлы булып үссеннәр. М.Хәсәнов. Ихтирамлы дәшмәүдән гайре җавап ала алмадым. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә