ИХТИРАМ и. гар. Зурлау, олылау, санлау, хөрмәт. Инглиз инженерының ихтирамы Алтынчәчнең дәрәҗәсен үстереп җибәрде. М.Маликова. Исәр вакыты узгач, тормышында төрлесен татып карагач, [Җәвидә] аңлады: Ленарга ихтирамы вакыт узган саен арта бара иде. Р.Айзатуллин. Тукай Исхакыйның бөеклеген, милләт юлында никадәр олуг эшләр башкаруын таныган --- һәм гомере буена аңа ихтирамын, хөрмәтен белдереп килә. Казан утлары

Ихтирам йөзеннән Зурлап, хөрмәт күрсәтеп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә