ИХТИОФА’УНА и. гр.-лат. Нинди дә булса сулыкның яки аның бер өлешендә яки Җир шары тарихындагы билгеле бер вакыт арасында яшәгән барлык балыклар. Татарстанның ихтиофаунасы, ягъни балыклар фаунасы, ул кадәр бай һәм төрле түгел; соңгы мәгълүматлар буенча, безнең сулыкларда балыкларның 52 төрен очратырга мөмкин. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Каспий диңгезе ихтиофаунасы |