ИХТИО’ЗАВР ис. гр.-лат. Мезозой эрасында яшәгән, балык сыман гәүдәле сөйрәлүче ерткыч диңгез хайваны (казылма хәлендә генә табыла). Ничәмә миллион еллар бу матурлык, бу гүзәллек әрәм яткан. Ихтиозаврлар матурлыкны аңламаганнар. И.Гази. Тереклекләрдән Триас чорында --- еланнар, ташбакалар, крокодиллар үрчегән. Аларның кайберләре диңгез ерткычларына, ихтиозаврга, плезиозаврга, мастодонзаврга әйләнгән. А.Фаткуллин. Ул вакытларда диңгездә яшәгән «балыккәлтәләр» (ихтиозаврлар) бик гадәти күренеш булган. Дарвинизм нигезләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә