ИХТИМАЛЛЫ’К ТЕОРИЯСЕ и. мат. Математиканың күп сандагы очраклы күренешләрнең үзара бәйләнешләренә нигезләнгән закончалыкларны өйрәнә торган бүлеге. Ихтималлык теориясе буенча, син инде бүтәнчәрәк эш итәчәксең, синең тормышың бүтән юлдан китәр. А.Тимергалин. Н.И.Лобачевский алгебра, математик анализ, ихтималлыклар теориясе, физика, --- фәннәре буенча да хезмәтләр яза. Татарстан тарихы. Тел элементларының яшәеше аларның кабатланып килүе белән характерлы, һәм аны математик статистика һәм ихтималлык теориясе формулалары һәм төшенчәләре белән дә тасвирларга булыр иде. Тел гыйлеменә кереш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә