ИХТИМАЛЛЫК и. Ихтимал булу; мөмкин булу, мөмкинлек. --- байтак геосәясәтчеләр олы империя (СССР) артыннан кечесенең (РФ) таркалуы ихтималлыгын да фаразлый. Р.Сафин. --- бу йорт Рәхимгә ят булса да, күңелендә сизелер-сизелмәс кенә булып, билгесезлектән аерылып, шушы җирлеккә берегеп калу ихтималы уелган иде. Хәзер бу ихтималлык югалды. А.Вергазов. Әгәр --- шушы ике брошюрага берәр төрле әдәби премия биреп куйсалар? --- Бу – башка да сыярлык хәл түгел һәм, әлбәттә, ул кадәр ахмаклыкка бармаслар, әлбәттә, бирмәсләр. Әмма моның бездә булу ихтималы да бар! Иң хәтәре әнә шул ихтималлыкның яшәвендә! Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә