ИХТИМАЛ и. гар. 1. 1) Теге яки бу эш-хәлнең булуына, тормышка ашуына объектив мөмкинлек, фараз. Шәмсия карчык өчен бу төнге сәгатьләрдә кызның егеткә ябышып чыгу ихтималыннан бүтән ихтималның дөньяда булуы һич мөмкин түгел иде. Ф.Хөсни. Бер дә борчылма, абзый, минем һәр ихтималда үземне үзем сакларлык кына көчем җитәрлек. Р.Ишморат. Син абзыеңны сәүдәгәр булмаска үгетләгәндә дә, үзең өчен куркып кына, «сәүдәгәр энесе» исемен күтәрү ихтималыннан шикләнеп кенә үгетлисең. М.Әмир

2) Фаразый мөмкинлек; фараз (эш яки хәлнең тормышка ашуы икеле, шикле булган очракта әйтелә). – Александр Вениаминович, мин аны белеп тә бетермим. – Ихтимал. Әле аның безгә кергәненә өч кенә ай, – диде Семагин. Р.Кәрами // Булуы мөмкин саналган очрак, мөмкин булу. – Төнлә, без сизмәстән, бик каты явып, вак-төяк йорт нәрсәләрен агызып китү ихтималы бар, – дип, ишегалдыннан суга агып китәрлек нәрсәләрне өйгә кертеп тутырды. М.Гафури. Һәр ике ихтималда крестьян аны өйрәнергә, төшенергә, аның артыннан күзәтергә тырыша. Г.Нигъмәти. Мостафадан дошманның кайсы яктан килүе ихтимал тотылганын һәм пост өчен шушы урын сайлануның сәбәбен сорашты. Ш.Камал

2. хәб. сүз Мөмкин. Мондый җирдә, Алла сакласын, акчаңны талап, үзеңне суеп ташлаулары да ихтимал. Г.Камал. – Юк, – дигән булды Кәшифә әби, нидән авырып китүен яшереп. – Кичә җиде сәгатьләп машинада утырып килгәнием, шуннан түгел микән? – Ихтимал, – диде табибә ---. З.Фәйзи

3. кер. сүз Теге яки бу эш-хәлнең булу-булмавы ачык хәл ителмәгәндә, икеләнеп фараз иткәндә, кемне якларга белми икеләнгәндә һ.б. очракларда әйтелә; бәлки, мөгаен. Ихтимал, шул халык арасында иң нечкәргән күңеллесе мин булганмын. Г.Тукай. Ихтимал, рус солдатының кулында таяк кына, үзе ялангач, үзе аңгыра, я, шулар белән сугышып йөр инде, дип көлүләре булгандыр. Ә.Еники. Башка урында булса, ихтимал, Хәйдәр аны бик коры тоткан булыр иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә