ИХТИЛАЛ и. гар. иск. кит. 1) Баш күтәрү, фетнә, бунт ясау. Төркия ихтилалы елны Йосыф Акчурин да үзенең «Вакыт»ка язган «Истанбул мәктүбләре» белән шундый матур эш эшләде. Г.Тукай. Бу җиһан, бу сугыш, бу канлы вәхшәт – ихтилал, җир, җиһан аст-өскә әйләнмичә, бетмәс ихтимал. Ш.Бабич. Бирән түрәләрнең безнең халыкны никадәрле сансызлатуын, истиһза итүен ишеттерик дисәк, без башкорт далаларында купкан ошбу ихтилалны Казан иленә дә күчерергә --- тиешбез. В.Имамов

2) Чуалыш, башбаштаклык китереп чыгару. Менә бу протест, бу сугыш бездә дә менә шундый шәкерт ихтилаллары рәвешендә дөньяга бәреп чыга ---. Г.Ибраһимов. Алдагы көннәрнең берендә зур ихтилаллар булмый калмас. М.Гафури

3) Инкыйлап, революция, революцион хәрәкәт. Россиянең һәр тарафында ихтилал, фәсәд, шикаять вә рәхәтсезлек дәвам итәдер. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә