ИХТАР и. гар. иск. кит. 1) Нәрсәне дә булса берәүнең исенә төшерү, хәтерендә яңарту

2) Алдан белдереп кую, искәртү; кисәтү. Татарчага сарыф, нәху язучыларга ихтар. Г.Тукай

3) Искәр(т)мә. Ихтар: әгәр дә шушындый ук хикәя бер-бер мөхәррир вә шагыйрь тарафыннан бизәкләп вә матурлап язылса, инде ул «халык әдәбияты»лыктан чыга. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә