ИХРАМ и. гар. дини 1) Көндәлек тормыштагы кайбер гамәлләр (мәс., чәч кистерү, үсемлек өзү һ.б.) хаҗ кылу вакытында харам саналып, аннан тыелып тору. Ихрамнан чыгасы көндә, уяулы-йокылы чагымда --- [изге сүз] колагыма керде. Г.Камал

2) Хаҗ һәм гомрә вакытында мөселманнар кия торган җөйсез кием. Гали дәхи ихрам киеп Мәккәгә килде. К.Насыйри

3) Ау тыелган урын, мәйдан

4) Җәймә, чаршау, япкыч



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә