И’ХМА, И’Х-МА ы. 1) Рәхәтлек, күтәренке кәеф тойгысын белдерә (сузып әйтелү бу тойгының көченә ишарәли). Шунда Сөембикә кушучына су алды да эчеп куйды, ахыр: – Ихма, Җаеккаем сулары, йөрәгем ярсулары, – дип җырлап җибәрде. М.Хәбибуллин. --- Дамир софага чалкан төште, селкенеп карады. – Их-ма! Кил әле, кил яныма, Фирүзә. М.Хәбибуллин 2) Үкенү, борчылу, көрсенү тойгысын белдерә. Утны сүндерә алмадылар. Их-ма, бер-бер артлы өч йорт! Н.Гыйматдинова |