ИХЛА’СТЫР кер. сүз к. ихлас (2.). Көтелмәгән тәкъдимнән Трофимов аптырап калгандай булды: – Юморны аңламый башладым, ахрысы, Вилдан Галиевич. Ихластыр менә, тел төбеңне төшенеп җитмәдем. М.Насыйбуллин. Ул да: – И-и, әллә фәрештәләр чынлап та тырышканмы? И-и! Китәсе дә килмәс инде, ихластыр менә, – дип сөйләнде. Ә.Баянов. Күрше-күлән кыяр орлыкларын сорап теңкәгә тияләр иде. Ихластыр әгәр! М.Хәсәнов |