ИХЛАСЛЫ с. 1. 1) Чын, риясыз, эчкерсез, саф. – Бу эшләрне сөйләмә, ихласлы милләтпәрвәр инсан анчак сыйбъян укытмак илә канәгатьләнмәсен кәрәк, --- – дип, кисеп әйтте Зурколаков. М.Акъегетзадә. Аның ятим калган асрау кыз икәнен белгәч, ихласлы кызгану белән: – И-и, шулаймыни?! – дип гаҗәпләнде. С.Сабиров. Аңа ышанасы килеп китте доцентның. Эчкерсез, ихласлы күренә бит. Т.Галиуллин

2) Күңел бирүчән, кызыксынучан, мавыгучан. Ислах өчен чын күңелдән ихласлы сез. Г.Тукай

2. рәв. мәгъ. к. ихластан. Монысын алгач, бик ихласлы сөйсен хатыным, дип, һичбер каты сүз әйтеп хафаларга батырчылык итә алмасын. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә