ИХЛАСЛАНУ ф. 1) Нәрсәгә дә булса бөтен күңелне бирү, ихлас булу; шуның белән артык кызыксынып, бирелеп шөгыльләнү, шуңа бирелеп китү. – Хәзер тәһарәт яңартам, өс-башыма чиста кием алыштырып киям дә! – дип сөйләнә-сөйләнә, ул никах йоласын үтәргә ихласланып тотынды. Ш.Янбаев. Ли бик бирелеп, ихласланып, [спорт] белән шөгыльләнә башлый ---. Кызыклар дөньясында

2) Эчкерсезләнү, риясызлану. [Алмаз белән Созыкин] Күп сүзләр сөйләштеләр. Бер-берсенә җаннарын ачтылар. Сәрхүшләнеп алса, Созыкин ихласланырга ярата. Х.Камалов. Һәм кулларын авызлыклы ат тоткан күк итеп кысып тотып, ихласланып сөйләп китте. Д.Галимов. Хуҗабикә, кунак кызының авыз ачып тыңлавын күреп, тагы да ихласланып сөйләнде. С.Шәрипов

Ихласлана бару Торган саен ныграк ихласлану

Ихласланып китү Кинәт ихласлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә