ИХЛАСИ с. гар. 1. 1) Риясыз, эчкерсез, саф. Сөембикә аңа күтәрелеп карады, елмаерга итте, иллә ихласи елмаю килеп чыкмады ---. М.Хәбибуллин 2) Чын, дөрес. Беркөнне аңа имам хәзрәтләре: «Сәнең шигъриятеңдәге дөреслек вә хаклык ихласи җисми хаклыктан күп өстен чыккан, Кол Гали», – диде. М.Хәбибуллин. Ихласи хезмәт белән үткән ул еллар бүген дә күңел түрендә. Мәдәни җомга 2. рәв. мәгъ. Чын күңелдән, бөтен барлыгы белән. --- Ислам диненә ихласи бирелгән имамнар укыган самими вәгазьләрнең күңелемә тирән тәэсир ясавын әйтәсем килә. И.Надиров |