ИХЛАС и. гар. 1. 1) Күңел чынлыгы, сафлыгы, риясызлыгы; пакь күңеллелек, эчкерсезлек, турылык. Ул бу китаптагы изгеләр вә аларның тормышлары хакында язылган хикәятләрне чын бер дәрт белән укый, җәннәт рәхәтләрен, җәһәннәм газапларын язган җирләрне ихлас белән күңеленә салып кала иде. Ф.Әмирхан

2) Нәрсәнедер эшләргә чын теләк; эчкерсез мөнәсәбәт; омтылыш, дәрт. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, Уенга салмаса ихлас – менә бәхте аның шунда. Г.Тукай. Аның эшкә ихласы юк

3) сөйл. Кемне дә булса чын күңелдән ошату, хуп күрү; мәхәббәт. Ничә мәртәбә Гани бай сиңа бирергә әзер торганлыгын, кызның да синдә ихласы зурлыгын сөйләде. М.Фәйзи

2. кер. сүз мәгъ. 1) Нәрсәнең дә булса дөреслегенә, хаклыгына ышандырганда әйтелә; чынлап та, чын-чынлап, дөрестән дә. – Ихлас, әни, мин бер киңәш тә бирә алмыйм бит! – дигән булды. Г.Бәширов. Киявең качмас. Минем дачаны күрми китәсе булсаң, үпкәлим. Ихлас, үпкәлим. К.Тинчурин. [Мөсфирә] Үзе матур, үзе уңган, үзе өлкәннәргә итагатьле. Ихлас менә. Җ.Фәйзи

2) Гозерләнеп, ялынып-ялварып сораганда, үтенгәндә кулланыла. Ул, эчкә баткан күзләре белән үтенеп, Айсылуга карады: «Барсана, Айсылу сеңел, Михаил Павлычка тагын бер сүз салып карасана. Ихлас, авырсынмасаң, кереп чыксана, ә!» Г.Бәширов

3. с. мәгъ. Саф күңелле, риясыз, эчкерсез; чын күңелдән эшләнә торган. Табигать үзенең чын асылында законнарына тугрылыклы һәм ихлас, ә алдау-ялганны, икейөзлелекне кешеләр уйлап чыгарганнар. М.Маликова. Егет тә аңлап алды: аның җавабы ихлас булырга тиешле. Р.Мөхәммәдиев. Аңлагач, минем ихлас киңәшләремә дә колак салыгыз. А.Расих

4. рәв. мәгъ. 1) Чын күңелдән, күңел биреп, бирелеп. Сөйсәң дә, җаный, сөй ихлас, сөймәсәң дә бәннән каласың. Г.Тукай. Аның бу үтенече миңа да ошап куйды: – Ярар, абзый, эзләп карармын! – дидем мин ихлас кына. Ә.Еники. Шәрәфи карт үзе өчен дә бу хәлләр чит әйбер түгел икәнлеген ачык сизә һәм бу турыдагы сүзләрне чын ихлас белән кызыксынып тыңлый иде. Ш.Камал

2) Тырышлык куеп, зур теләк белән. --- Җомабикә абыстай кайнап торган күп халык арасында, бернәрсә югалткан кебек, бик ихлас илә ашыгып-ашыгып, ары-бире бернәрсә эзләп йөрмәктә иде. Ш.Мөхәммәдев. Син бит – минем кушканнарымны ихлас белән үти торган акыллы малай. М.Фәйзи

Ихлас ачылып китү Эчкерсез сөйләп бирү, күңелдәгесен әйтеп бирү. Ихлас ачылып китәргә иртәрәк, каршысында басып торучы егетнең кем икәнлеген белми ич әле. Р.Мөхәммәдиев. Ихлас белән Берәр нәрсәгә бөтен күңелне биреп, чын күңелдән; игътибар белән. Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә. Г.Тукай. Фәридә, --- мин сине ихласым белән яраттым ---. Р.-Н.Гүнтәкин. Ихлас кайту Күңел кайту, күңел бизү, теләк бетү, суыну. – Я Ходай, күрсәләр ни булган? – Күргәннең ихласы кайтуы бар. И.Рәми. Син --- Зәйнәпнең ихласы кайтачагын яхшы беләсең шул. Ф.Әмирхан. Авыл урамнарында егетләр, көз көне никрутлар яңа кыйбдән тәмам ихласлары кайтып, туеп бетмичә торып, аны авызларыннан ташламыйлар. Г.Тукай. Ихлас кую (баглау, салу) Күңел бирү, бирелү, чын күңелдән кызыксыну. Без моннан егерме биш ел борын «Тәрҗеман»ны укыдык һәм ихлас багладык. Г.Тукай. Гали үзе дә укуга бик ихлас куеп, иҗтиһат кылды. Ш.Мөхәммәдев. Иблис әйтә: «Тыңлагыз ихлас куеп. Бак: минем ушбу сакал берлән мыек – Изге әйбер болар, оҗмах гөлем». Ш.Бабич. Ихлас күңелдән Чын күңелдән, эчкерсез, самими рәвештә. Җыр сүзләрен ихлас күңелдән бирелеп кабатлыйлар иде. К.Нәҗми. Руссо, --- «өченче катлауның» иң яхшы кешеләре – гомумкешелек идеалларын чагылдыручылар, дип, ихлас күңелдән ышана. Ә.Хуҗиәхмәтов. Ихлас сүнү Күңел кайту, бизү. Әмма Фәтхулла хәзрәтнең «хатын-кыз адвокат булсын» дигән сүзне ишетеп, бу кешедән ихласы тәмам сүнгән иде ---. Ф.Әмирхан. Ихласың дөрес булу Чынлап күңел биргән, ышанган, чын күңелдән бирелгән булу. Ихласың дөрес булса, әтәч салсаң, саваптан коры калмассың! Дошман теле иха-ха-ха... килә, Пычрак бер сүз йөри күтәреп. Һ.Такташ. Ихласы юк Күңеле, дәрте юк, кызыксынмый, теләге юк. Тугрысын әйткән вакыт: Укуда юк ихласы. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә