ИХАХА’Й ЯБАЛАК и. зоол. диал. Ябалаклар семьялыгына караган, зур күзле, ыргакка охшаган томшыклы, кабарып торган йомшак каурыйлы, күз тирәсендәге йоны диск сыман аерылып торган йомры башлы, тавышы ухылдаган, сызгырган, шаркылдап көлгән тавышка охшаш төнге ерткыч кош; чырайсыз ябалак, мәче башлы ябалак; русчасы: филин. Кеше булып шаркылдый, дигәннәр иде аны [байгышны]. Ихахай ябалак, дип, юкка атамыйлардыр. Г.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә