ИХАХАЙЛА’У ф. сөйл. шелт. 1. Оялмыйча, шаркылдап көлеп чытлыклану, уенчаклану. – Бер гөнаһсыз кешене аздырып син йөрдең, айгыр. – Бия ихахайламаса, айгыр михахайламый. Ф.Яруллин. Һашиянең ихахайлап көлүе Рәхимҗанны чүт кенә һуштан яздырмады. Н.Гыйматдинова. Китте сөйләшү, көлешү, төрттерү, мыскыллау, ихахайлау... М.Мәһдиев

2. ихахайлап рәв. мәгъ. Кайгы-хәсрәтсез, рәхәт; типтереп. Карале, көчсезләрне, юаш, юньсезләрне рәнҗетеп, рәхәтләнеп, ихахайлап яшәп була икән бит бу дөньяда. М.Мәһдиев

Ихахайлап җибәрү Кинәт ихахайлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә