И’ХАХА (И’ХАХАЙ) ДА МИХАХА (МИХАХАЙ) ы. сөйл. шелт. к. ихаха (ихахай). Түрфәндә чыркылдап көлеп җибәрде. – Сиңа ихахай да михахай, юма тел үзеңдә, – дип, Фаяз ризалыгын белгертеп кулын селтәде ---. Х.Камалов. Камәрия әби, яңгыратып көлгәне, матур итеп киенеп йөргәне өчен булса кирәк, Гөлсем апаны еш тиргәп тора. – Ихахай да михахай ат кебек син. Йөрисең бөтен авылга тутый кош булып! – дип кычкыра. Р.Фәизов. Моннан алда танышкан Әминәгә караганда, картрак булуга карамастан, ихахай да михахай гына Миңлегөл: боргалану-сыргалануларын күрсәң, исең китәр! З.Фәйзи |