И’ХАХА И’ХАХАЙ ы. сөйл. шелт. 1. Авызны күтәреп кычкырып, шаркылдап көлүне белдергәндә кулланыла. --- беркем дә килми, ишекне беркем дә какмый. Көзге җил генә, ваемсыз кешедәй ихахайлап, балкон тәрәзәләренә ышкылып уза. Ф.Шәфигуллин 2. и. мәгъ. 1) Уйсыз-исәпсезлек, гамьсезлек, ваемсызлык. Ландышка шул ихахай гына булсын! 2) Борчуы, мәшәкате, кайгысы булмаган, гамьсез, шаркылдап көлеп йөрүче кеше. Ул ихахайга өйләнеп, ни кырырсың икән? Ә.Камал |