ИХАТАЛА’У ф. диал. Нинди дә булса урынны койма, читән яки киртә белән тирәли әйләндереп алу. Бер кулым, бер аягым исән чакта, хет чишмәләрне караштырып калыйм, ичмасам. Барысының да авызларын ихаталап алдым. А.Хәлим. Зират тирәсен ихаталау

Ихаталап алу Берәр урынны аерып алып бөтен ягын тоташ ихаталау. [Мәктәпнең] Артка – ихаталап алынган ишегалдына чыгу юлы да бар иде. Г.Минский

Ихаталап кую Ихаталаган хәлгә китереп калдыру

Ихаталап чыгу Йортны, корылмаларны тулысынча койма белән әйләндереп алу; барысын да ихаталау

Ихаталый башлау Ихаталарга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә