ИХАТА и. гар. диал. 1) Йортны, корылмаларны тирәли әйләндереп алган киртә, читән, койма. Анысына да карамас идек – көлгән кеше көлә бирсен, – крәстиән бит без, тик нигә йортларны ихата белән урап алмаска да урам буйлап арыкмы, торба суымы җибәрмәскә? Ә.Мохтар. Кая карама – салам түбә, җимерек каралты-кура, тал чыбыгыннан үреп, балчык белән катырган ихата. М.Хәсәнов 2) Киртә, койма яки читән белән тирәли әйләндереп алынган урын; ишегалды. Көтүдән сыер кайтасы бар, дигән уй көндезләрен дә ишегалдын тутырып, ихатаны бөтен итеп тора иде бит. М.Галиев. Ул арада сыер да, тук тавышка мөгрәп, авыр тояклары белән җир селкетеп, ихатага кайтып керә. Г.Галиева. Сәетҗан абыйларның ихатасы сирәк кенә койма белән аннан-моннан гына әйләндереп алынган иде. М.Маликова 3) Тирәли күз күреме җирләр |