ИХ, И-ИХ ы. Контексттан чыгып, шатлану, әсәрләнү, соклану, кайгыру, ачулану, үкенеч, сагыш, мыскыллау, көчле теләк һ.б.ш. хисләрнең көчлелеген күрсәтү өчен кулланыла («и» авазының сузылып әйтелүе бу хисләрнең аеруча көчле булуына ишарә итә). Их, явызлар! Их, адәм актыклары! Кеше тырыша-тырмаша кием җиткерде, мескен, ә болар – әзергә-бәзер. Ә.Сафиуллин. И-их, күк йөзен гел бәхет йолдызлары гына басып китсә... Э.Шәрифуллина. И-и-их, билеты-ние белән эләктереп аласы, бөтен сорауларны чишәсе иде дә бит. М.Насыйбуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә