ИФТАР и. гар. дини 1) Ураза көнне тәмамлап авыз ачу (ризык кабул итү). Ифтар вакытларында мәчеттә җимеш тотмыйсың. Т.Гыйззәт 2) Рамазан аенда ураза тотучы мөселманнарны ашка чакырып, бергәләп авыз ачу йоласы; авыз ачу мәҗлесе. Элек тәравихларда Коръән хәтем итә башлагач, «карый» дип, аны авыз ачарга – ифтарга чакыралар, сәдакалар бирә торганнар иде. Г.Ибраһимов. Хөснулланың ифтар мәҗлесе, Садыйк хаҗинең тәкъдиме буенча, бик тар итеп һәм ирләр өчен генә үткәрелгәнгә күрә, Хөснулланың сеңлесе Миңсылу да анда чакырылмаган иде. Ш.Камал |