ИФРАТ рәв. гар. кит. Чамадан тыш, чиктән тыш, кирәгеннән артык, чамасыз, үлчәүсез; гаять, үтә, бик. Сезнең авылга төшкәндә, пар нарат тирәсеннән ачылган бай күренеш миңа ифрат соклангыч кебек күренде. Г.Бәширов. Хәзер менә елмаеп, шат кыяфәт белән әнисен алдавы ифрат авыр Ләйләгә. М.Маликова. Бер уйлаганда гади генә күренгән бу күзәтүдә ифрат зур тапкырлык ята. А.Гыйләҗев |