ИФАДӘ’ ИТҮ ф. 1) Аңлату, сөйләп аңлату. [Мин ризасызлыгымны] Ифадә итмеш идем. Г.Тукай

2) Тәгъбир итү. Әгәр дә без шул ук утыручы мәфһүмен «утырган кеше» дигән тәгъбир белән ифадә итсәк, монда инде «утырган» белән «кеше»нең һәр икесе ике мөстәкыйль бер мәгънәгә малик булганлыклары күренәдер. Җ.Вәлиди

3) Күрсәтү. Тел, бердән, күңел тойгыларын тышка чыгарырга тиеш булса, икенче яктан, гакылдан туган гыйлем һәм фәнне ифадә итәргә тиеш. Җ.Вәлиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә