ИФАДӘ и. гар. иск. кит. 1) Аңлату, аңлатып бирү, хәбәр итү; сөйләп аңлату; аңлатма. Сүз һәрникадәр күңелдә булган мәкъсудны ифадә кылмакта васыйта булса да, күзнең ифадәсе кадәр юктыр. К.Насыйри. Габдулла әфәнде хәзер үз хиссиятен әүвәлгедән артык тулырак, киңрәк һәм ачыграк әйтеп җиткерә ала; һәм мондагы тәгъбирләр, ифадәләр шигъри вә җанлылар. Мирас 2) Уй-фикерне, төшенчәне һ.б.ш.-ларны сүз яки форма ярдәмендә белдерү; аңлату; тәгъбирләү. Шиһаб хәзрәтнең татарча тарыз тәхрире вә өслүп ифадәсе бу көндә һичкем тарафыннан ияреләчәк бернәрсә түгелдер. Г.Тукай 3) Нинди дә булса мәгънә яки фикер белдергән сүз тезмәсе, сүз әйләнмәсе, әйләнмә. Бу пәрдәдә Габдулланың мөгаллимәгә каршы сөйләгән җөмләләре арасында безнең өчен шактый гарип ифадә вә кәлимәләр бар. Г.Кәрам. Шуның белән бергә авылда булмаган, татарның зыялы катлавы, аның да тынычсыз күңелле төркемнәре арасында гына табыла торган сүз һәм ифадәләр дә бар. Г.Нигъмәти |