ИТЧЕ и. 1) Ит белән сату итүче кеше. Акча чыгармасагыз, бер тиенлек тә әйбер бирмибез, дип әйтәләр, ди, итче дә бүген ит бирмичә керткән. Г.Камал. Шуннан соң моның хатыны иртәгәсен торган да, күрше авылдагы итчегә барып, бер җамаяк үгез каны алып кайткан. Т.Гыйззәт. – Хәзер фатирны саттырмакчы да акчасына Израилендә ит кибете ачмакчы. – Ит кибете? Ул итчемени? М.Маликова

2) Базарда, кибеттә ит чабып торучы кеше. --- кибеткә халык тулды. Итчеләр, лимончылар, толчокчылар, йорт-җир сату һәм алу эшендә маклер булып йөрүчеләр – барысы да килде. С.Җәлал. Бу – итче Гали абзый йорты. Тук йорт, һәрвакыт итле бәлеш исе килеп торган йорт. Ә.Еники. Һәркайсы үз эше белән мәшгуль: итче ит чаба, экспедитор, машина янына басып, йөкчеләр эшен күзәтә. З.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә